Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар “Солдат язмышы. Онлайн” проектына кушыла ала 

“Солдат язмышы. Онлайн” проекты старт алды

"Россия эзләү хәрәкәте" иреклеләре Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган яки хәбәрсез югалган туганнарыгызның язмышын хәл итәргә булышачак. 

“Солдат язмышы” проекты 2017 елда ук старт алган иде. Соңрак проектка ”Россия өчен!” Гомумроссия халык фронты активистлары да кушылды. Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның туганнары турында мәгълүмат эзләү өчен гаризалар җыю буенча йөздән артык стационар һәм мобиль җәмәгать кабул итү бүлмәләре булдырылган. 

Теләге булган һәр кеше һәлак булган яки хәбәрсез югалган туганының фронт язмышын билгеләү өчен гариза җибәрә ала. Гариза тутырганда гаилә архивларына күз салырга, әби-бабайларның өйдә булган документларын, бүләкләрен җентекләп өйрәнергә кирәк. Теләсә нинди мәгълүмат зур әһәмияткә ия. Язмышын билгеләргә кирәк булган кеше турындагы бөтен мәгълүматны тәфсилләп күрсәтергә кирәк. 

Запросны vk.cc/asdpS6 онлайн-форма тутырып калдырырга мөмкин. Шулай ук гариза формасы rf-poisk.ru “Россия эзләү хәрәкәте” сайтында, vk.com/rfpoisk и instagram.com/poiskrf социаль челтәрләрдәге аккаунтларда да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев