Аксубайда Украина территориясендә үз хәрби бурычларын үтәгән Россия хәрбиләре хөрмәтенә “Йөрәк кушуы буенча” автойөреше узды.
Аксубай районының сугышчы-ветераннар берлеге патриотик ярдәм акциясен оештырды. Көндезге сәгать өчтә заправка территориясе янында бөтен районнан автомобильләрдә төрле төр гаскәрләр берләшмәләрендә катнашучылар җыелды.
– Без бүгенге автойөрешне хәзерге вакытта Украина территориясендә мөһим хәрби операцияне башкарган Россия солдатларын хуплап оештырдык. Безнең егетләр – чын геройлар, – диделәр акциядә катнашучылар.
Татарстан, Россия флаглары, Z һәм V символлары белән кырыктан артык автомобиль колоннасы әйләнеп узучы юл буйлап хәрәкәт итте. Заправка станциясе янында әйләнеш ясап, колонна узгынчылар игътибарын җәлеп итеп, Мазилин урамы буйлап үтте. Кешеләр аларны куллар болгап сәламләделәр. Акциядә катнашучылар Октябрь, Совет, Романов урамнары буйлап уздылар һәм район мәдәният йорты каршында туктадылар, истәлеккә фотога төштеләр. Шулай ук «Ватанга хезмәт итәм» сугышчылар берлеге әгъзалары Ленин паркында Хәрби Дан мемориалында булдылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган фронтовикларны искә алдылар.
Нет комментариев