Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар республика Укытучылар көнендә катнаштылар

Халыкара укытучылар көненә багышланган республика тантанасында, район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендә Аксубай районыннан да делегация катнашты.

Татарстанның иң яхшы укытучыларын хөрмәтләү «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул, 2021 елда БДИны 100 баллга тапшыручылар узган ел белән чагыштырганда 18 укучыга күбрәк, дип билгеләп үтеп, белем бирү сыйфатында Татарстан укытучыларының казанышларын аерым ассызыклады. Бу күрсәткечләр буенча республика Россия Федерациясенең иң яхшы 5 төбәге арасына керде.

Татарстан мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләре буенча призерлар арасына керә, безнең яшь вундеркиндларыбыз бары Мәскәү һәм Санкт-Петербург укучыларыннан гына калыша.

Укытучылар династияләре адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Тантанада укытучылар династияләре арасында безнең районнан Альметкиннар гаиләсен дә хөрмәтләделәр – аларның гомуми педагогик стажы – 340 елдан артык.

– Районда рәхмәт сүзләренә һәм хөрмәткә лаек мөгаллимнәр күп, – дип билгеләп үтте делегацияне җитәкләүче район башлыгы Камил Гилманов. – Аларның тәрбияләнүчеләре ел саен бәйгеләрдә, олимпиадаларда район казанышлары копилкасына яңа җиңүләр алып киләләр һәм йомгаклау аттестациясе буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев