2020 елның 30 августында Казанда, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында, “УРАМ” экстрим-паркы ачылды.
Экстрим-парк “3 һәм 3” форматындагы уеннар өчен 6 баскетбол кортын үз эченә ала. Бәйрәм уңаеннан ир-атлар арасында турнир үткәрелде, катнашуга 41 командадан, шул исәптән Аксубай районыннан 2 команда вәкилләре заявка биргән. Самат Вәлиев, Тимур Зәйнуллин һәм Руслан Кузюров составындагы “АКСУ” командасы кискен көрәштә 1/32 финалда көндәшенә оттырды. Леонтьев Геннадий Ильич тәрбияләнүчеләре турнир дәвамында мәйданчыкның һәр сантиметрында көрәшкә омтылыш күрсәттеләр, бигрәк тә көндәшләреннән туп тартып алып, команда өчен кыйммәтле очколар эшләгән Тимур Зәйнуллин гамәлләрен билгеләп үтәргә кирәк.
Безнең МЮД бистәсенең данлы баскетбол мәктәбе вәкилләре Нәфис Бикулов, Ринат Сөләйманов һәм Раил Кыямов составындагы тагын бер «БАЙ» командасы 1/16 финалга җитә алды! Бикулов Рәис Морза улы – район баскетболы легендасы, үз гомерендә бик күп яшь баскетболчылар әзерләгән, ә аларның кайберләре бүгенге көнгә кадәр дә уйнауларын дәвам итәләр.
Уенда егетләрнең бердәмлеген билгеләп үтәргә кирәк, ул аларга көндәшләрен 1/32 финалда җиңәргә һәм киләсе этапка юллама алырга ярдәм итте. Егетләргә яңа җиңүләр телибез! Шунысы куанычлы, туган районнарыннан еракта да алар Аксубайны Татарстанда зур горурлык белән күрсәтәләр.
– “УРАМ” паркындагы баскетбол уеннары өчен искиткеч шартларны билгеләп үтәргә кирәк. Мәйданчыкларның яктыртылуын исәпкә алып, тәүлек буе уйнарга була. Әлеге уникаль урынны булдыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт! – дип уртаклаштылар Аксубай баскетболчылары.
Паркны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллин катнашты.
Фото һәм видео "Аксу" командасы архивыннан алынды.
Нет комментариев