Аксубайлылар «Өченче яшь» Спартакиадасында катнаштылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар «Өченче яшь» Спартакиадасында катнаштылар

XI республика пенсионер ярышлары финалы Казанда узды.

Республиканың иң көчле пенсионерлар җыелма командалары Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Өченче яшь» XI республика Спартакиадасы финалында очрашты. Ярышларда Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән 320 пенсионер көч сынашты. Катнашу өчен төп шарт – спортчыларның яше иде – ир-атлар 60+ һәм хатын-кызлар 55+.

Финал ярышларында безнең районны Валерий Сулбаев, Фәнис Низаев, Александр Евграфов, Ирина Телешева тәкъдим итте. Аларның һәркайсы пенсионерлар Спартакиадасының район этабында төрле дисциплиналарда шәп нәтиҗәләр күрсәтте.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Фәнис Низаев (өстәл теннисы) һәм Александр Евграфов (коралдан ату) көмеш призерлар булдылар. Үткәрелгән барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең район командасы унынчы урынны алды.

 

Фото: Радик Канәфин архивыннан


Нет комментариев