Аксубайлылар Май чабуны бәйрәм иттеләр һәм кыш белән саубуллаштылар
Бүген Аксубайда традицион рәвештә Май чабуны бәйрәм иттеләр.
Аксубайның төп мәйданында беренче яз бәйрәменә йөзләгән кеше – балалары белән гаиләләр, яшьләр һәм өлкән буын кешеләре җыелды. Мәдәният хезмәткәрләре дәртле җырлары, биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Тирә-юньдә яхшы, күңелле атмосфера хөкем сөрде. Традицион Май чабу курчаклары бәйгесе үтте. Анда район балалар бакчалары һәм мәктәпләре коллективлары актив катнашты. Бу юлы да бәйрәмдә катнашучылар педагоглар кулы белән ясалган курчаклар образларына сокландылар, ә махсус жюри эшләрне лаеклы бәяләде. Май чабу бәйрәмендә катнашучыларга коймак һәм самавырдан кайнар чәй тәкъдим иттеләр, чөнки Май чабу атнасы тәмамлана, халык йоласы буенча кунакларны коймак белән сыйларга кирәк. Бу көнне сәхнәдән башкаручылар да, катнашучылар да башкарган эшләре өчен бер-берсеннән гафу үтенде.
Мәйдандагы яңгыравыклы көйләр астында халык кышны дәртле җырлар, әйлән-бәйлән, төрле уеннар белән озатып, күңел ачты.
– Май чабу бәйрәме – кыш тәмамлану символы. Быелгы кыш бик карлы иде, бу ел уңышлы булыр, дигән сүз, – дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга район башлыгы Камил Гилманов. – 8 Март алдыннан барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйсым килә! Гүзәл затларыбыз – хатыннар, әниләр, апалар – районның барлык тармакларында эшли, алар – авыл хуҗалыгында да, мәдәнияттә дә, спортта да, уңышларга ирешәләр. Ольга Шугаева Аксубайны бөтен дөньяга танытты! Чын күңелдән сезгә бәхет, сәламәтлек телим!
Май чабу курчаклары бәйгесендә призлы урыннарны алучыларны бүләкләү булды. Бу иҗади ярышта беренче урын өчен призга «Буратино» балалар бакчасы коллективы лаек булды. Икенче урында – Аксубайның 2нче мәктәбе, өченче урында – Виталий Тимирясов исемендәге 1нче мәктәп.
Тантана районның төрле өлкәләрендә һәм иҗтимагый тормышында иң мөлаем, актив хатын-кызларны бүләкләү белән дәвам итте. Камил Гилманов район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Оксана Тимкинага, «Татавтодор» ОП филиалы ПГО җитәкчесе Вера Беловага, район ветераннар Советы президиумы әгъзасы Зинаида Жарковага, «Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясе баш мөхәррире Людмила Жареновага, район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге өлкән шәфкать туташы Мария Корниловага, көндезге стационар шәфкать туташы Сиринь Сәйфетдиновага, район үзәгенең «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Алсу Заһидуллинага, газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь Гөлфия Билаловага, «МОЛКО» ҖЧҖ зоотехнигы-селекционеры Нина Мироненкога, «МОЛКО» ҖЧҖнең баш зоотехнигы Анжела Мельниковага, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллинага Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу көнне бәйрәмдә бик күп җылы сүзләр яңгырады. Бәйрәмгә килгән хатын-кызлар да район башлыгыннан чәчәк бәйләмнәренә лаек булды.
Котлау сүзләре белән җыелучыларга төрле гаскәрләрнең сугышчы-ветераннарының «Ватанга хезмәт итәм» берлеге вәкилләре мөрәҗәгать итте. Бәйрәмдә катнашучыларның көчле алкышлары астында алар әлеге ветераннар иҗтимагый-патриотик берләшмәсе кураторы, районның ветераннар хәрәкәтен оештыруда ярдәм иткән өчен Наталья Егоровага Рәхмәт хаты тапшырдылар.
Мәйданда биюләр, әйлән-бәйлән җырлары озак дәвам итте. Май чабу карачкасын яндыру – иң зур вакыйга. Ут кар тавында урнаштырылган салам карачкыны колачлады, бу мизгелне йөзләгән кеше күзәтте, Май чабу мизгелен хәтердә калдыру өчен телефоннарга төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев