Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар «Леха казак» белән патриотик кичә үткәрделәр

Аксубайда «Леха казак» рус җырлары ансамбле катнашында «Игелекле булырга» дигән чара дәртле һәм күтәренке рухта узды.

Бер мәйданчыкта төрле гаскәрләр ветераннарының «Ватанга хезмәт итәм» бердәмлегендә катнашучылар, яшь армиячеләр, район мәктәпләре укучылары, Аксубай техникумы шәкертләре, район артистлары һәм Казаннан башкаручы Алексей Казаков белән танылган музыкаль коллектив җыелды.

Концерт программасына бер сәгать кала мәдәният йорты фойесында халык күп иде. Кичәдә катнашучыларның игътибарын «Хәтер альбомы» район күчмә күргәзмәсе аеруча җәлеп итте. Аны төзү өстендә 50 авыл мәдәният йорты һәм клублар белгечләре эшләде, ә бу вакытка кадәр ул районның 32 мәдәният учреждениесендә тәкъдим ителде. Альбомнарда архив материаллары, фотографияләр, фронттан хатлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турындагы документлар урын алган. Туган якны өйрәнү музее район ветераннары советы белән берлектә районда бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов һәм сугыш елларының тарихи ядкарьләре турында фотокүргәзмә урнаштырды.

Аксубай гимназиясенең «Ориент» эзтабарлар отряды тәкъдим иткән экспонатлар: Новгород өлкәсендә фашистлар белән сугышлар барган районда табылган әйберләр җыелучыларда зур кызыксыну уятты.

Башлангыч хәрби әзерлек мәйданчыгында булачак һәм элеккеге хәрбиләр автомат сүтү һәм җыюда ярыштылар.

Бәрелешләрдән соң сугышчыларның урманда учак ягып “ял итүен” тасвирлаган күренеш ерак калган фронт көннәрен гәүдәләндерде.

Кәкре Күл урта белем бирү мәктәбе якташлары Советлар Союзы герое Григорий Романов турында материаллар тәкъдим итте.

Бер сәгать дәвамында кичәдә катнашучылар күргәзмәләр белән таныштылар, корал белән идарә итү белүдә көч сынаштылар. Программаның иҗади өлеше патриотик нотада башланды: зал сәхнәгә гаскәрләр, Россия һәм Татарстан әләмнәрен тантаналы төстә алып чыгуны аякүрә каршы алды.

– Россия Федерациясе хәрби хезмәткәрләре тынычлык урнаштыру миссиясен башкарган чорда, моңа охшаш очрашулар аеруча мөһим, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев. – Алар кешеләрне үз Ватаннарына мәхәббәт һәм тугрылык хисе белән берләштерә.

Ул районның ветераннар хәрәкәтенә яшьләр белән патриотик эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде.

Алексей Казаков белән рус җырлары ансамбленең концерт программасы, шулай ук «Оляпка» балалар ансамбле, район мәдәният йортының вокал коллективлары чыгышы әйтеп бетергесез җанлы һәм тәэсирле үтте. Зал һәр чыгышны көчле алышларга күмде. Кичә иҗат һәм үзара хезмәттәшлек өчен ихлас рәхмәт сүзләре, бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Көчле алкышлар астында Россия Кораллы Көчләренең Аксубай районы буенча гаскәрләр ветераннары хезмәттәшлеге рәисе Виталий Маркин ансамбль солисты Алексей Казаковка Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев