Аксубайлылар Коворкинг үзәкне хуплый
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Коворкинг үзәкне хуплый

Әлмәт ресурс үзәге белгечләре Аксубай коммерцияле булмаган оешма вәкилләрен социаль-мөһим проектлар буенча грантлар язу кагыйдәләренә өйрәттеләр.

Бу өйрәтү гадәттәге лекция уку сыман түгел иде. Укучылар  билгеләп үткәнчә, һәр төбәкнең  коммерциячел булмаган оешмалары эшләрендә  үзләренең өстенлекле юнәлешләре була, шуңа күрә аларга төркемнәргә бүленеп, үзләренең юнәлешләре буенча  проект уйлап табарга тәкъдим иттеләр.

– Бер генә юнәлеш тә яшьләрдән активрак булмаячак. Иң мөһиме - бу проектлар   гамәлгә ашыру чоры төгәлләнү белән юкка чыгарга түгел, ә  кешеләргә хезмәт итәргә,  реаль файда китерергә тиеш – дип аңлаттылар үзәк белгечләре.

Әлмәтлеләр  үз проектлары, аерым алганда  үз шәһәрләрендә ничек итеп коворкинг үзәк оештырулары  турында сөйләделәр.  Гамәлдә,  коворкинг – бер көннән бер елга кадәр арендалау мөмкин булган җиһазландырылган офис. Моның өчен өстәмә бүлмәләр  яки тагын нинди  дә булса яңа объектлар төзү кирәкми.

Татарстанның нефтьчеләр шәһәрендә гамәлгә кертелгәнчә, бер үк бинада төшкә кадәр декрет ялында утырган  әниләр өчен төрле курслар оештырып интернетта эшләргә өйрәтсәләр, төштән соң биредә мәктәп укучылары шөгыльләнә.

Шул ук вакытта әниләргә  балалар бүлмәсендә нәни балаларын калдырып тору мөмкинлеге дә булдырылган.  Әйбәт бит, әниләре яңа белгечлек үзләштергәндә, балалар бакча режимына өйрәнә торалар.  

Аксубайлыларны эшче яшьләрнең ялын оештыру һәм балаларны транспортта  йөртү иминлеге күбрәк кызыксындырды. Бу аңлашыла да, чөнки  коммерцияле булмаган оешма укуларын, нигездә, мәдәни һәм белем бирү учреждениесе яклады. 

– Безнең үзебез өчен күп кенә кызыклы идеяләр туды инде, проектны ясаячакбыз, – ди музей хезмәткәре Наталья Куштукова. 

– Аксубайда коворкинг – үзәк булса,  яхшы булыр иде, – дип фикерләре белән уртаклашты  яшь әни Надежда  ресурс үзәге белгечләре белән аралашканнан соң. – Бу  грант идеясенең, чыннан да, дәвамы булачак һәм ул, һичшиксез, бала белән өйдә утыручы әниләргә файда китерәчәк.


Нет комментариев