Аксубайлылар хәтерендә мәңгегә калачаклар
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар хәтерендә мәңгегә калачаклар

2020 ел аксубайлылар хәтерендә кайгылы вакыйгалар белән дә истә калачак.

Быел Бөек Ватан сугышы ветераннары Зиннәтулла Сөнгатулла улы Фәтхуллин (Аксубайдан), Михаил Демьянович Чураев (Чуаш Енорускиносыннан), Николай Иванович Трофимов (Иске Кармәттән), Шәфыйк Сибгат улы Заһиров (Яңа Ибрайдан), Кыям Сәлах улы Галәветдинов (Яңа Думадан), Сәйфетдин Кашап улы Миначев (Яңа Кармәттән), Галимҗан Закирҗан улы Хәйретдинов (Яңа Үзидән), Ибраһим Сахап улы Шәйхетдинов (Яңа Ибрайдан) бакыйлыкка күчте.

2020 елда арабыздан киткән Аксубай районының Мактаулы гражданины, район ветераннары советы президумы әгъзасы Евгений Петрович Копонев, ЭЭМ ветераны Геннадий Александрович Сухалов, журналист, Аксубай якташлыгының элеккеге җитәкчесе Хөсәен Хасәнҗан улы Вәлиәхмәтов, РФның Мактаулы җир төзүчесе, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, якташыбыз Нәҗип Бәһман улы Бакиров турындагы якты истәлекләр безнең күңелләрдә озак сакланыр. Узып баручы елда район халкы район газетасы редакциясе ветераны Валентина Ильинична Челышева, редакциянең элеккеге хезмәткәре Геннадий Александрович Бобков, район мәдәният йортының талантлы режессеры Светлана Васильевна Убейкина белән хушлашты.

 

Фото


Нет комментариев