Аксубайлылар Хезмәткә һәм оборонага әзер
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Хезмәткә һәм оборонага әзер

Универсаль спорт залында ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең муниципаль этабы узды.

Ярышлар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенсоюз комплексы оешуга 90 ел тулуга багышланды. Аларда ГТО комплексының II-IX баскычларына караган 9 яшьтән 59 яшькә кадәрге район халкы катнашты, 11 команда игълан ителде.

Катнашучылар дүрт нормативны үтәде:

- ике аяк белән этеп күтәрелү урыныннан озынлыкка сикерү (2-7 баскыч);

- гимнастик эскәмиядә аякларны туры тоткан торышта алга авышу (2-9 баскыч);

- аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү (2-9 баскыч);

- көч гимнастикасы: ир-атлар - турникта күтәрелү (2-9 баскыч) яисә 16 кг.лы гер күтәрү (5-9 баскыч), хатын-кызлар - идәндә яткан килеш кулларны бөкләү-турайту (2-9 баскыч).

Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк. ГТО АИС системасында теркәлгән һәм ГТО комплексының аерымлык билгесен алу өчен кирәкле санда нормативларны үтәгән катнашучылар «алтын», «көмеш» һәм «бронза» билгеләре белән бүләкләнәчәк.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 


Нет комментариев