Аксубай районы вәкилләре чираттагы тапкыр республика башкаласының Дәрвишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе сату ярминкәсендә катнаштылар.
Аксубай авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Казанга өч миллион сумнан артык азык-төлек товарлары алып килделәр. Болар – районның үсемлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшмәкәрләр һәм авыл җирлекләре. Алар ашлык, яшелчәләр, җиләк-җимеш, бал, сөт, сөт продуктлары белән сату иттеләр. Кала халкы товарлар сыйфатына шикләнми һәм шуның өчен барысын да актив сатып алды.
– «Аксу Агро» АФ – бөртекле культуралар, «Экопродукт» авыл хуҗалыгы кооперативы сөт саткан өчен сатып алучыларның аерым рәхмәт сүзләренә лаек, – дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Усман Нигмәтуллин. Яңгырлы һава торышы авыл продукциясенең бәяләүчеләр өчен киртә булмады.
Фото: район авыл хуҗалыгы идарәсе архивыннан.
Нет комментариев