Аксубайлылар Казан ярминкәсендә сату иттеләр
Бүген Аксубай вәкилләре янә Казанга язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә бардылар.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, район эшмәкәрләре шәһәр халкына үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Болар – бакчаларда үстерелгән бәрәңге, кишер, чөгендер, суган – казанлылар аларны теләп сатып ала. Өстәвенә, чиста авыл балы да бар, андый балны кибеттән сатып ала алмыйсың.
Ярминкәгә килүчеләр игътибарын шулай ук авыл халкының кул эшләре әйберләре – үрелгән кәрҗиннәр дә җәлеп итте. Бу салкын иртәдә Аксубай агрофирмасы хезмәткәрләре сатып алучыларга коймак белән кайнар чәй тәкъдим иттеләр.
Фото: район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев