Аксубайлылар исемле батальоннарны тулыландыра
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар исемле батальоннарны тулыландыра

Татарстанда контрактчылар арасыннан исемле батальоннар формалаштыруны дәвам итәләр.

Узган атнада аларның сафларын тагын бер аксубайлы тулыландырды.

Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне район җитәкчелеге, хәрби комиссар һәм «Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары һәм Россия Кораллы Көчләр ветераннарының (инвалидлар) «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы әгъзалары хәер-фатиха биреп озаттылар. Тантаналы озату Мәңгелек ут янында булды.

– Ватанга хезмәт итү – һәр ир-егетнең изге бурычы. «Алга» һәм «Тимер» атамалы Республика батальоннары формалашуын дәвам итә. Беренче озатуда контракт хезмәтенә өч аксубайлы китте. Районда контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр җитәрлек, әмма медицина комиссиясен дә, сайлап алуны да узарга кирәк, ә аннан соң тагын бер мөһим этап – хәрби фәнгә өйрәтү, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Сез үзегез өчен Ватан сакчысы дигән бурычны кабул иттегез. Барысы да уңай булсын.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, Татарстан хөкүмәте безнең контрактчыларны хәрби кием белән тәэмин итә, шулай ук һәрберсенә 360 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган акчалата ярдәм бирә, 200 мең сумнан алып акча түли. Моннан тыш, Оборона министрлыгы тарафыннан ай саен 150 мең сумнан алып түләү башкарыла. Шулай ук алар өчен бик күп ташламалар каралган. Контракт хезмәтенә туплау дәвам итә.

Теләүчеләр Татарстан Республикасы Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Татарстан Республикасы, Чирмешән авылы, Техническая урамы, 5 а йорт, тел.: 8 84396 – 2-26-55.


Нет комментариев