Спорт ветераны Геннадий Горбатовның юбилеена багышланган шашка буенча район турниры узды.
Әлеге уңайдан Яшьләр үзәгенә районнан спортның интеллектуаль төрен яратучы төрле яшьтәге шашкачылар җыелды.
Җыелучыларны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин сәламләде. Ул һәр кеше өчен нинди дә булса спорт төре белән мавыгу мөһимлеген билгеләп үтте, педагогик хезмәт, спорт ветераны Геннадий Горбатов турында сөйләде. Ул юбилярга район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
– Бу бик талантлы һәм җаваплы кеше, – дип ассызыклады яшьләр лидеры. – Ул шашка, шахматчыларның ничәмә-ничә буынын тәрбияләгән һәм сезнең өчен үрнәк булып тора.
– Әйләнә-тирәдә шашка, шахмат белән мавыгучы кешеләр, яшьләр, мәктәп укучыларының күп булуына чиксез шатланам һәм горурланам, – дип белдерде Геннадий Горбатов. – Безнең вакытта спорт, шахмат һәм шашка белән шөгыльләнү, турнирлар уздыру өчен мөмкинлекләр юк иде. Шуңа да карамастан, без алар белән бик кызыксындык. Үсү, камилләшү өчен сезнең алда барлык юллар, мөмкинлекләр бар.
Геннадий Александрович шашкачыларга уңышлар теләде. Ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов җыелучыларны турнирның шартлары белән таныштырды.
Шашкачылар ике мәйданчыкта ярышты. Фойеда – укучылар, залда өлкәннәр көч сынашты. Ике мәйданчыкта да тынлык урнашты, чөнки спортның әлеге төре шуны таләп итә.
Судьялар коллегиясе турнирга йомгак ясады. 1-4 сыйныф кызлары арасында Зәлинә Билалова җиңүче дип танылды, икенче призер – Регина Кондратьева, өченче урында – Ульяна Золина (өчесе дә Аксубайның 2 нче мәктәбе укучылары). Бу яшьтәге малайлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: I урында – Илья Альдиванов, II урында – Марк Енизеркин, III урында – Егор Куштуков (өчесе дә Аксубайның 3нче мәктәбе укучылары).
5-11 сыйныф укучылары арасында Никита Белов иң яхшы нәтиҗәгә иреште. Икенче урында – Данила Маклаков (Аксубайның 2 нче мәктәбе укучылары), өченче урында – Динар Зәйнуллин (3 нче мәктәптән). Аларның яшьтәшләре арасында Виктория Михайлова – беренче, Ирина Кондратьева – икенче, Мария Илюхина өченче урыннарны яуладылар. Кызларның барысы да район үзәгенең икенче мәктәбендә укый.
Ир-егетләр арасында кискен көрәш барды. Бу аңлашыла да: турнирга районның иң яхшы шашкачылары җыелды. Биредә Владимир Королев җиңүгә берәүгә дә шанс калдырмады. Андрей Егоров – турнир таблицасында икенче, Илнар Гафиятов өченче урынны алды. Оештыручылар тагын өч позицияне билгеләделәр: дүртенче урында – Сергей Кондратьев, бишенчедә – Анатолий Охотников, алтынчыда – Флен Зәйнуллин.
Призерларны бүләкләү тантаналы да, шул ук вакытта дулкынландыргыч та шартларда узды. Аларның һәркайсы Мактау грамотасы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән медаль, «Бердәм Россия» партиясенең Аксубай бүлекчәсеннән һәм Геннадий Горбатовтан махсус бүләкләр алды.
– Бүген бик матур көн, мин бик бәхетле, – диде юбиляр. – Чарада катнашуымнан, кызыклы матчлардан канәгать. Бу турнирга күпме кеше килгән. Димәк, аларга бу бик мөһим.
Нет комментариев