Аксубай районы делегациясе Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә милли Сабан туе бәйрәмен оештыруда 20 нче тапкыр катнашты.
Делегация составында сәхнә осталары, балалар сәнгать мәктәбенең яшь талантлары, район спортчылары бар иде. Алар бәйрәмнең мәдәни, спорт программаларында катнаштылар, шулай итеп аны матуррак һәм кызыклырак иттеләр.
Район башлыгы Камил Гилманов шәһәр халкын җылы котлады. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыды, димитровградлыларга бүләкләр тапшырды.
Нет комментариев