Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Чик сакчысы көнен билгеләп үттеләр

Аксубайда чик сакчылары көненә багышланган тантаналы чара узды.

Чик сакчылары гаскәрләренә хас атрибутлар белән хәрби формага киенгән төрле яшьтәге йөзгә якын ир-ат район үзәгенең төп мәйданында җыелды. Рәсми тантана башланыр алдыннан элеккеге солдатлар «Аксубай егетләре» ансамбле башкаруында «Прощание славянки» дигән җыр музыкасы астында мәйдан буйлап парадлы адым ясадылар. Алда байрак тоткан хәрби ветераннар атлады.

Бу күренеш тамашачылар күңелендә зур тәэсирләр уятты. Бердәм ритмда элеккеге солдатлар марш атлады, балалар көй башкардылар. Чик сакчылары әләмен күтәрү хокукына Владимир Капитонов һәм Флен Зәйнуллин лаек булды.

Бәйрәмнең барлык программасы дәүләт символы астында үтте. Җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов җылы котлады.

– Сез – башка гаскәрләргә караганда аеруча җаваплы гаскәр вәкилләре, чөнки чик сакчылары беренчеләрдән булып дошманны каршы ала, – дип ассызыклады ул. – Сез барыгыз да чиктә лаеклы хезмәт иттегез һәм районның иң яхшы тармак хезмәткәрләренең берсе булдыгыз. Сезгә чын күңелдән бәхет, сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим. Район җитәкчесе Валерий Миронкинга, Александр Панюковка һәм Михаил Федоровка яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чик сакчыларын бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев котлады. Ул Анатолий Тимановны, Аркадий Тихоновны, Николай Маловны, Алексей Буинскийны Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.

Җыелучыларны Чик сакчылары көне белән Идел буе хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов җылы котлады.

– Чик сакчылары һәрвакыт армия элитасы дип саналды, – дип билгеләп үтте ул. – Хәрби хезмәткә чакырылучыларның саны елдан-ел арта бара. – Бүген сезгә тагын бер мөһим бурыч – үсеп килүче буынга гаскәрләрдә ничек хезмәт алып баруыгыз турында сөйләү миссиясе йөкләнә.

Чик буе хезмәте вәкилләрен хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннарының “Ватанга хезмәт итәм” берлеге ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин һәм ТР Диңгезчеләр җыены рәисе Флен Зәйнуллин котладылар.

Яшь буын өчен хәрби бердәмлекнең әһәмияте турында чик сакчылары ветераннарының төбәк-иҗтимагый оешмасы рәисе Алексей Бобов сөйләде.

Иҗтимагый тормышта, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә актив катнашкан кичәге солдатларны «Чик буе гаскәрләрендә хезмәт итү турында» истәлекле медальләр белән бүләкләделәр. Әлеге бүләкләрне Владимир Капитонов, Александр Панюков, Леонид Охотников, Айрат Гайнуллин, Леонид Петрянкин алды. Дмитрий Судаков, Павел Михайлов, Алексей Сурков чик сакчылары ветераннары советыннан Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Чик сакчылары көнен бәйрәм итү барышында шулай ук «И поет мне в землянке гармонь» дип аталган IV онлайн-фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү дә булды. 1 дәрәҗә лауреат грамотасына һәм истәлекле призга Семен Крайнов лаек булды (яшь башкаручы чик сакчылары каршында гармунда музыкаль әсәр уйнады һәм аның чыгышы алкышларга күмелде). Өченче урын өчен грамота һәм истәлекле бүләк Яңа Ибрай авылыннан Камил Хәйруллинга тапшырылды. Патриотик җырлар башкарган Варвара Панюкова чыгышы бәйрәмдә ямь өстенә ямь булды.

Тантанада катнашучылар Ватанны саклаганда гомерләрен биргән солдатлар истәлегенә чик сакчылары мемориалы итәгенә веноклар, чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев