Аксубайлылар бөртек суктыруны тәмамлау алдында
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар бөртек суктыруны тәмамлау алдында

Аксубай районында бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнеп килә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 2020 елның 8 сентябренә 37 мең гектардан 116 мең тонна ашлык суктырылган. Кичәге көндә генә дә 2 мең тоннадан артык иген суктырылган.

Бөртеклеләрне җыюны «Волга-Селект» ҖЧҖ, «Волжская» ҖЧҖ, «Актай» ширкәте, Аксубай универсаль технологияләр техникумы төгәлләде, «Аксубай» агрофирмасында урак ахырына якынлаша.


Нет комментариев