Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар бизнес буенча укулар үтте

Аксубай районы вәкилләре Казанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү корпорациясе оештырган укуларда катнаштылар.

Делегацияне район башлыгы Камил Гилманов җитәкләде.

Район эшмәкәрләре, фермерлары кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан онлайн-режимда мәгълүмат алу өчен кире элемтәнең яңа механизмнары, корпорация тарафыннан үткәрелгән контроль ревизия тикшерүләре һәм җибәрелгән хокук бозулар нәтиҗәләре белән таныштылар.

Алар шулай ук бизнеска ярдәм итүнең дәүләт инструментлары, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, кече һәм урта бизнеска лизинг ярдәме чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр эшендә катнаштылар.

Фото aksubayevo.tatarstan.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев