Аксубайлылар «Аулак өй-баттл»да республиканың иҗат эшлеклеләре белән ярыштылар
Республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча район командасы икенче урынны яулады.
«Аулак өй-баттл» республика бәйгесенең зональ этабы Чирмешәндә узды. Татар мәдәнияте ярышында республиканың биш районыннан командалар катнашты. Аксубай районы данын мәдәният һәм мәгариф бүлекләре вәкилләре яклады. Алар Яңа Чишмә районы командасы белән ярыштылар.
Команда вәкиле, Яңа Дума авыл мәдәният йорты белгече Фәнис Низамов сүзләренә караганда, аларга барлык ресурслардан файдаланырга туры килгән. Бәйгегә әзерлек юлда барган.
– Без бәйгегә барган вакытта команданың исемен дә, шигарен дә уйлап таптык. Юл бик күңелле булды, команда җырын кабатладык, нинди биремнәр эләгергә мөмкин булуы турында уйлаштык, – ди Фәнис.
Биремнәр төрле булган. Кемгәдер җырларга, кемгәдер биергә туры килгән, ә кайберәүләр әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр укыганнар. Жюрида язучылар, атказанган мәдәният эшлеклеләре утырган. Алар катнашучыларның артистлык осталыкларын, эрудициясен бәяләгәннәр.
Чара ахырында барлык командалар да Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын башкарганнар. Бәйге нәтиҗәләре буенча район командасы икенче урынны яулап кайтты, ә Фәнис Низамов җиңүче булып, бәйгенең киләсе этабында республика командасы составында катнашу хокукын алган.
Белешмә өчен: «Аулак өй-баттл» проектының авторы – «Үз өем» журналы мөхәррире Сәрия Закирова. Бәйгенең төп максаты – татар халкының милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру, аларның матурлыгын һәм байлыгын күрсәтү, милли ашлар аша туган телгә һәм әдәбиятка хөрмәт тәрбияләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев