Аксубай районыннан яшь шахматчы Фаил Гафиятуллин (яшь категориясе 2010-2011 елда туганнар) классик шахмат буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең көмеш призеры булды.
Авыл районнары һәм халык саны аз булган шәһәрләрнең шахматчы-укучылары ярышлары 4 көн дәвамында Актанышта узды. Ярышларда Аксубай районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген Татар Майнасы мәктәбе укучысы Фаил Гафиятуллин тәкъдим итте.
Район газетасы укучылары Фаилне шахмат дөньясында балкыган йолдызчык буларак беләләр. Ул район һәм республика турнирларында һәрвакыт призлы урыннар били. ТР Беренчелегендә ул 9 тур үтте, бер генә партиядә дә оттырмады. Фаил ТР Чемпионы белән бертигез – 7,5 очко туплады. Әмма, Бухгольц Коэффициенты буенча беренче урынны мәйдан хуҗасына бирергә туры килде.
– Фаил шәп нәтиҗәләр күрсәтә, – дип билгеләп үтте шахмат буенча Аксубай җыелма командасы тренеры Геннадий Горбунов. – Без аның уңышларына ихластан сөенәбез. Җиңү беркайчан да җиңел бирелми. Бу үз өстеңдә, үзеңне үстерү өстендә киеренке эшләү нәтиҗәсе.
Нет комментариев