Аксубайлы Фаил Гафиятуллин республика турнирында бронза яулады
Түбән Камада Кама аръягы Гран-При сериясенә керүче сугышчы-интернационалист Олег Моисеев истәлегенә классик шахмат буенча XXXII шәхси-команда Республика яшүсмерләр турниры узды.
Ярышларда Түбән Кама, Баулы, Әлмәт, Чистай, Бөгелмә, Яр Чаллы, Зәй, Актаныш, Мамадыш һәм Башкортостан Республикасының Октябрьски шәһәреннән 127 бала катнашты. Югары дәрәҗәдә әзерлекле булган күпсанлы көндәшләр Түбән Татар Майнасыннан түбән сыйныф укучысы Фаил Гафиятуллин өчен югары нәтиҗәгә ирешүдә киртә булмады. Дүрт җиңү һәм өч ничья аңа бронза яуларга мөмкинлек бирде. Моңа кадәр Аксубай спортчыларының әлеге турнирларда иң яхшы нәтиҗәсе унынчы урын иде.
– Фаилнең уңышларында әтисе Фәнил Гафиятуллинның да өлеше зур, – ди яшь шахматчылар белән шөгыльләнүче тренерларның берсе Геннадий Горбунов. – Ул улына бик игътибарлы, аның ярдәмендә Фаил республикадагы бер генә зур турнирны да калдырмый, «бишле»гә укырга да өлгерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев