Шушы көннәрдә 14 -35 яшьлек яшьләр үзәк паркта үз проектларын тәкъдим иттеләр һәм киңәшләр алдылар.
Автобус туры безнең районга 3 сентябрьдә Нурлат районында булганнан соң килде. Паркта мәктәп укучылары, техникум студентлары, эшче һәм үзмәшгуль яшьләр җыйналды.
9 проект яклау процедурасын узды. Катнашучы һәркем үз программасын гамәлгә ашыру өчен, ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләймановтан киңәшләр алды.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.
Нет комментариев