Аксубайга бөтен Россиядән рәссамнар “десанты” төште
ТР Халыклары ассамблеясе ТР Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә Аксубайга Россиянең төрле төбәкләреннән 15 пумала остасының этнографик пленэрга килүен оештырды.
Кунаклар гүя корабльдән балга эләкте – делегациянең килүе Яшьләр көнен бәйрәм итүгә туры килде. Аксубай үзәгендә тантаналы чара узды. Аксубай туган якны өйрәнү музее Аксубайның үзәк мәйданында ТР Рәссамнар берлегенең “Татар аргамагы” эшләре күргәзмәсен тәкъдим итте. Һәм бу очраклы түгел.
Аксубайның үзәк мәйданына кергәндә сәнгать вәкилләрен ипи-тоз белән каршы алдылар. ТР Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Мөдәрис Минһаҗев аксубайлыларны сәхнәдән сәламләде, Аксубай районында пленэрның ничек узачагы, этнографик пленэр эшләре күргәзмәсе турында сөйләде.
Ә икенче көннән кунак-рәссамнар өчен хезмәт көннәре башланды. Аларның максаты – республикабызда яшәүче халыкларның мәдәниятен, колоритын күрсәтү. Алар безнең район белән таныштылар, Лениногорск районында мордва бәйрәмендә булдылар. Алар үз эшләрен районның иң матур урыннарында язалар. Шул исәптән район Сабан туе территориясендә дә. Пумала осталарын андагы йорт, авыл ишегалды җәлеп итте.
Килешәсездер, моны кызу кояш нурлары астында башкару җиңел түгел. Иҗад эшләре соңыннан, гомуми күргәзмәдә лаеклы бәяләнәчәк. Тамашачылар рәссамнар үз картиналарында тасвирлаган әйләнә-тирә мохитнең, милли мәдәниятнең, гореф-гадәтләрнең бөтен матурлыгын күрәчәкләр.
– Аксубайда безне бик җылы кабул иттеләр, – ди Мөдәрис Минһаҗев. – Бу бик күңелле. Татарстан Рәссамнар берлеге Аксубай районында үткәрелә торган мәдәни проектларда беренче тапкыр гына катнашмый. Иң соңгысы –Кече Сөнчәледә узган пленэр катнашучыларда онытылмас тәэсирләр калдырды. Аксубай районы халкының сәнгать иҗатына битараф булмавы, аларның матур һәм иҗади хезмәтләрне бәяли белүләре безне сөендерә. Сезнең белән хезмәттәшлек зур канәгатьлек китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев