Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайдан Шуркиннар гаиләсе республика видеороликлар бәйгесендә иң яхшысы булды

Әни һәм ике кызчык ике номинациядә призлы урыннарны алдылар.

Ата-аналар һәм балалар арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын һәм балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауны пропагандалау буенча республика видеороликлар бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге ике этапта узды: I этап – зональ, 2021 елның 20 октябренә кадәр һәм II этап – финал.

Районның күп кенә гаиләләре жюрига үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр.

–Бәйгедә Шуркиннар гаиләсе – 2нче Аксубай мәктәбе укытучысы Аэлита Викторовна кызлары Иулиания һәм Аурелия белән актив катнашты. Бу гаилә юл хәрәкәтенә кагылышлы бер генә бәйгедә дә катнашмый калмый, – дип билгеләп үтте муниципаль хезмәтнең Аксубай районында куркынычсыз юл хәрәкәтен тәэмин итү өлкәсендәге эшчәнлек юнәлеше буенча әйдәп баручы белгече Татьяна Мартынова.

Кызларның эшләре сайлап алынды. Аларның видеороликларын жюри югары бәяләде. «Мобиль хәрәкәт итү чарасы» номинациясендә зональ этапта Иулиания Шуркина беренче урынны алды. «Автомобильдә куркынчсызлык» номинациясендә Аурелия Шуркина зональ этапта икенче урын өчен – грамота һәм республика этабында беренче урын өчен диплом алды. Кызлар һәм аларның әнисе бүләкләр алдылар.

– Дөрестән дә, Шуркиннар гаиләсе юлда балаларның үз-үзләрен куркынычсыз тотышына кагылышлы гаять зур эш башкара. Берничә ел дәвамында без алар белән бергә эшлибез, аларның теләсә нинди бәйге биремен үтәүгә иҗади якын килүләрен беләбез, – дип ассызыклады Нурлат шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова.

Фото: Татьяна Мартынова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев