Аксубай районы да, бөтен Татарстан һәм Россия кебек үк, өченче атна үзизоляция режимында яши.
Гражданнарның үз-үзеңне читләштерү режимын ни дәрәҗәдә саклауларын полиция патрульләре һәр көнне тикшерә, алар белән безнең хәбәрче дә рейдка чыга.
Тикшереп кенә калмыйлар, ә канун бозучыларга беркетмә дә төзиләр. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан судка 14 беркетмә тапшырылды. Гражданнар ТР КоАПның 20.6.1 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла.
Беркетмәләр саны көн саен арта! Шулай ук полиция патрульләре һәр көнне гражданнарга өйдә утырырга кирәклеген искәртүләрен дәвам итәләр.
– Урамнарда халык саны кимеде, – дип шәрехләде участок вәкиле Альберт Вафин. – Үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозарга юл куймыйбыз – нигездә, барысы да моңа аңлап карый, безнең сүзләргә колак сала.
Патруль, Октябрь урамын һәм шул тирәдә урнашкан азык-төлек, даруханә, ветдаруханәгә керү юлларын контрольләү өчен, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Кызыл Армия тыкрыгында махсус тукталды.
Бу тирәдә, нигездә, күп фатирлы йортлар урнашкан. Полиция һәм редакция хезмәткәрләренең бер сәгать дәвамында алып барган уртак патрульлеге вакытында тикшерелгән күп санлы җәяүлеләр йә кибеткә баралар, йә кире кайталар иде.
Хәрәкәт итүче машина йөртүчеләр йә эшкә баралар, йә эштән кайталар, авыл хуҗалыгы запчастьлары, азык-төлек сатып алу өчен кибеттән, даруханәдән кайтучылар да табылды.
Полиция хезмәткәрләре һәр машина йөртүчегә, җәяүлегә үзизоляция кагыйдәләре турында искәрттеләр, пассажирлар белән аралаштылар. Документларны һәм белешмәләрне тәкъдим итүне, шәһәрләрдән кайткан кешеләрнең хәрәкәт итүгә СМС-рөхсәт кодлар булуын сорадылар. Барысы да тәртиптә иде. Шунысы гына бар, барысы да битлектән түгел иде, тик автомобильдә күпләр ялгыз хәрәкәт итте, ә битлек, перчаткалар, хәтта антисептик барысының да салонында бар иде.
Машинада хатыны белән хәрәкәт иткән бер ир-ат, Тукай урамында яшәп , өстәвенә эш бирүчедән белешмә буенча хәрәкәт иткәндә, даруханәгә барабыз дип, Октябрь урамыннан әйләнеп олы юлга таба юл тотты, югыйсә бит ул узган юл уңаенда дүрт (!!!) даруханә урнашкан. Полиция хезмәткәрләре яшәү адресын һәм белешмәне тикшергәннән соң автомобильне кире борырга мәҗбүр булдылар.
Тикшерүчеләр тарафыннан туктатылган, даруханәгә ашыгучы бер хатын-кыз, кисәктән килеп чыккан тәртип сакчылары алдында югалып калмады, сумкасын участок вәкиленә тоттырып, өйдән ашыгып чыгып киткәнлектән, кияргә оныканмын, алар һәрвакыт минем үзем белән йөри, дип сөйләнеп, ашыга-ашыга перчаткаларын һәм битлеген кия башлады.
Хокук сакчылары билгеләп үткәнчә, үзизоляция режимын, нигездә, өлкәннәр боза, әйтергә кирәк, белгән өстенә, ниндидер товар якындагы кибеттә булмаса, икенчесенә баралар, алар эре сәүдә нокталарыннан товарны акцияләр һәм ташламалар белән сатып алырга күнеккән.
Тәртип бозучылар арасында яшьләр дә бар, ә менә урамнар буйлап йөрүче укучылар азайды – аларны дистанцион укыту башланды.
Әлбәттә, күпләр үзиоляциянең өченче атнасында COVID-19 куркынычын җитди кабул иттеләр һәм үз-үзләренә карата катгыйрак була башладылар. Чөнки йорт бусагасын атлап чыккан һәр кешенең гаиләсе, балалары, өлкән яшьтәге ата-анасы бар. Ә аларның иминлеге кибеттән яки даруханәдән әйләнеп кайткан һәрберебезгә бәйле.
Өйдән чыгып йөрүләр ешрак кабатланган саен, үзеңне дә, өйдәгеләрне дә куркыныч астына кую ихтималы арта. Шуңа күрә, медиклар киңәш иткәнчә, өйдән чыгып йөрүләрне дә, аралашуларны да киметергә кирәк.
Нет комментариев