Аксубайда йөзү буенча сайлап алу ярышлары узды
Бүләкләү тантанасында ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев катнашты.
«Дельфин» бассейнында йөзү буенча сайлап алу ярышлары узды. Районның яшь спортчылары –2006-2014 елларда туган спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр медальләр һәм республика дәрәҗәсендә чыгыш ясау хокукы өчен көрәштеләр. Баш хөкемдар – йөзү буенча тренер Геннадий Леонтьев.
Көрәшнең җитди буласы стартның беренче секундыннан ук билгеле иде. Йөзүчеләр, беренче булып йөзеп килү – бу әле җиңү түгеллеген беләләр. Үз яшь категориясендә барлык йөзүчеләр арасында иң яхшы вакытны күрсәтү мөһим. Шуңа күрә ярышлар тәмамланганнан соң барысы да нәтиҗәләрне игълан итүне түземсезлек белән көттеләр.
Призлы урыннарны алган катнашучыларны ТР спорт министры урынбасары Илдар Садриев котлады. Ул җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм медальләр тапшырды.
– Бүген сез барыгыз да үзегезне тиешле дәрәҗәдә күрсәттегез. Сезнең әлеге спорт төре белән шөгыльләнүегез шатландыра, – дип билгеләп үтте ул. – Сезнең уңышларыгыз белән якыннарыгыз да горурланыр дип өметләнәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев