Ярышларда республиканың тугыз районыннан унбер команда катнашты.
Аксубай районы данын спорт мәктәбе тренеры Александр Лодоркин тәрбияләгән спортчылар яклады. Районның яшь спортчылары мавыктыргыч уен күрсәттеләр, көндәшләренә лаеклы каршылык күрсәтергә тырыштылар. Әмма 1/4 финалда Лаеш районы командасына 3:0 исәбе белән оттырдылар.
Чистай районының «Труд» командасы җиңү яулады, Лаеш районының «Кама» командасы – көмеш, Блык Бистәсе районы командасы бронза призер булдылар.
Нет комментариев