Якшәмбе иртәсенә карамастан, сайлау участокларына Аксубай халкы, үзләренең гражданлык бурычларын үтәү, РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирергә килә.
Сорокиннар гаиләсе моңа кадәр дә бер генә сайлауны да калдырмаган.
– Хәзерге җәмгыятьтә иске законнар буенча яшәп булмый, әлбәттә инде, без РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирергә килдек. Балаларыбыз, оныкларыбыз үсеп килә, әбиебез исән-сау. Төзәтмәләр традицион гаилә кыйммәтләренә юнәлдерелгән, – диләр Фаина һәм Андрей Сорокиннар. – Барыннан да элек, бу – ир-ат һәм хатын-кыз берлеге буларак, гаилә никахы, балаларның өлкәннәргә карата хөрмәте, берничә буын гаиләнең бер-берсенә карата ышанычы һәм бер-берсе турында кайгыртуы.
Нет комментариев