Банкның ялган хезмәткәрләре аңа кич белән шалтыратып, банк картасы буенча активлык күзәтелә, дип белдерәләр.
Ир аларга үзенең шәхси мәгълүматларын хәбәр итә. Сөйләшүләр берничә көн дәвам итә. Ул онлайн кредит рәсмиләштерә, акчаны алу өчен банкка мөрәҗәгать итә һәм янә мошенникларга эләгә, шалтыратучылар кушуы буенча ул үзенең банк картасыннан 30 мең сум һәм 170 мең сум кредит акчасын банкомат аша күчерә, бу акчалар аның счетына кире күчәргә тиеш була. Вакыт узгач, ир, ниһаять, алдакчылар кармагына эләгүен аңлый.
Тик моңа кадәр булган факт гаҗәпкә калдыра, ике атна элек кенә ул чактан гына мошенниклар корбаны булмый кала, тик вакытында аңлап ала һәм хәтта полициягә мөрәҗәгать иткән була. Тикшерүчеләр ир-атка билгесез номерлардан шалтыратучылар һәм үзләрен банк хезмәткәре итеп тәкъдим иткән затлар белән сөйләшүләр алып бармаска кирәклеген төшендерәләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчеләре бер генә банк та тәүлек буе эшләми, банклар кредит рәсмиләштерми һәм кичке вакытта һәм ял көннәрендә счет буенча операцияләр үткәрми, дип искәртә. Мошенниклар кешеләр кичке яки төнге сәгатьләрдә турыдан-туры банк офисына мөрәҗәгать итә алмасын һәм югалып калып, акчаны тиз арада онлайн күчерсен өчен махсус ялгыштыралар.
Нет комментариев