Апрель аеның яңгырлы булуына карамастан, район территориясендә урман культуралары эшләре дәвам итә.
Участок урманчылыклары хезмәткәрләре урман утырту процессын яңарту өчен кояшлы сәгатьләрне сайлыйлар. Әмма, бу эштә барысы да җиңел түгел. Яшь агачлар поши, кабан, куян һәм башка урман җәнлекләре тарафыннан сынган, тапталган, кимерелгән булырга мөмкин.
Практикада мондый күренешләргә еш тап буласың. Зыян күргән үсентеләр урынына урманчылар яңаларын утырталар.
Бүгенге көндә өч участок урманчылыгында урман культураларын яңарту 14 гектар мәйданда башкарылган инде.
Урман хезмәткәрләре алдында территорияне туфрак эрозиясеннән сакларга тиешле чокыр-ерым тирәлекләренә үсентеләр утырту бурычы тора.
Быел Иске Ибрай авылыннан Яңа Ибрайга кадәр сузылган тирән ерым буенда агачлар утырту планлаштырыла. Бу урман полосасы чокырның алга таба ишелә баруын туктатырга тиеш. Утырту өчен 10 гектардан артык җир сөрелгән.
Нет комментариев