Спорт ярышлары 26 мартта старт ала.
26 мартта, җомга көнне, «Юность» спорт комплексында Аксубай районы белем бирү учреждениеләренең 9-11 сыйныф кызлары командалары арасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Кубогына волейбол буенча ярышлар узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә. Егетләр арасында волейбол турниры 30 мартта узачак.
27 мартта, шимбә көнне, оешмалар, предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында Спартакиада кысаларында төгәлләү ярышлары узачак: ир-атлар арасында мини-футбол, хатын-кызлар арасында өстәл теннисы. Башлана 9.30 сәгатьтә.
29 мартта, дүшәмбе көнне, 2004-2005, 2006 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча ачык шәхси-команда ярышларында катнашырга яки турнирны тамаша кылырга мөмкин. Үлчәү һәм жирәбә салу 8.30 дан 9.45 сәгатькә кадәр. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Нет комментариев