Аксубайда вакцина бар әле
Соңгы яңалыклар

Аксубайда вакцина бар әле

Аксубай районында гриппка каршы вакцина ясау кампаниясе төгәлләнеп килә.

Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибе урынбасары  Рөстәм Шәрәфетдинов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә районда, балаларны да исәпкә алып, 12 меңгә якын кеше гриппка каршы прививка кадаткан.

Прививка салдырырга теләүчеләргә район үзәк хастаханәсендә “Совигрипп“ вакцинасының чикләнгән күләмдә булуы хакында хәбәр итәбез. Моның өчен участок табибенә мөрәҗәгать итәргә.


Нет комментариев