Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда «Уяв чибәре 2019» бәйгесе үтте

Чуваш мәдәниятенең милли бәйрәме кысаларында «Уяв чибәре-2019» матурлык һәм талантлар конкурсы үткәрелде.

Сәхнәдә иң матур, сөйкемле Чуваш чибәре исеменә ачык иҗади ярышлар башланды. Гүзәл затларга иҗади, сәхнә, интеллектуаль сәләтләрен һәм хуҗалык осталыкларын күрсәтү кирәк иде. Кызлар-барысы да сайлап алынган кебек: матурлар, ягымлылар, белемлеләр.

Төп титул өчен ундүрт кыз көрәште.Алар арасында Баулы, Чүпрәле, Алексеевск, Чистай, Чирмешән, Нурлат, Тәтеш, Әлки, Аксубай районнары, Яр Чаллы, Алабуга, Казан, Төмән вәкилләре бар иде.

Бәйге турлары дулкынландыргыч шартларда үтте. Конкурсантларның чыгышлары көчле алкышлар, күпсанлы тамашачы-җанатарларның репликалары белән үрелеп барды. Өч номинациядә кызлар көч сынашты: алар үзләре, үзләренең кызыксынулары һәм шөгыльләре турында сөйләделәр, жюри хөкеменә үз милли ризыкларын тәкъдим иттеләр (конкурсның катгый шартлары буенча һәр катнашучы милли ризыкларны әзерли белергә тиеш), сәхнә номерлары белән чыгыш ясадылар: җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар.

Катнашучыларга образларны тулырак ачарга ярдәм төркемнәре – музыкаль-хореографик ансамбльләр ярдәм итте. Шулай итеп, конкурста килеп туган хәлне карарга килгән кешеләр кызыклы, тәэсирле концерт программасының шаһиты булдылар. Тамашачылар катнашучыларның матурлыгына сокландылар, һәркайсы өчен җан аттылар, ярдәм иттеләр.

Менә ярышның кульминацион мизгеле - нәтиҗәләр ясау вакыты килеп җитте. Көчле алкышлар астында « Уяв чибәре - 2019” җиңүчесе исемен атадылар. Ул - Алабугадан килгән Арина Ухливанова булды, «Булган кыз» номинациясендә икенче урынны Валентина Васильева (Буа районы) яулады. «Сарпике» номинациясендә ике кыз җиңүче булды. Болар - безнең Юлия Еремеева һәм Татарстан башкаласы вәкиле Кристина Головина.

Конкурс призерларын район башлыгы Камил Гилманов җылы котлады.

– Чын күңелдән Сезгә тормышыгызда уңышлар телим, – диде ул. - Без сезнең белән горурланабыз. Гаилә бәхете, профессиональ планда үрләргә ирешүегезне телим.

Конкурста катнашучыларны шулай ук Чуаш Республикасы Мәдәният министрлыгының этноконфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Кирилл Павлов, ЧНКА башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Иванов чын күңелдән котлады.

Алексей Наумов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев