Чара “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале нәтиҗәләре буенча узды.
«Юность» универсаль спорт залында районның гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларын “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы билгесе белән бүләкләделәр.
16 бала, урта махсус һәм югары уку йортларына кергәндә исәпкә алыначак өстәмә баллар туплап, үзләренең көчле, җитез һәм матур булуларын исбатладылар.
Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан
Нет комментариев