Аксубайда Украинада махсус операция вакытында батырларча һәлак булган Руслан Садыйков белән хушлаштылар 
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Украинада махсус операция вакытында батырларча һәлак булган Руслан Садыйков белән хушлаштылар 

Бүген Аксубай районы өлкән матрос Руслан Садыйковны соңгы юлга озатты.

Украинада махсус операция вакытында һәлак булган аксубайлы белән саубуллашу чарасы Мәңгелек ут Һәм Азат итүче сугышчыга куелган һәйкәл янында узды. 20 яшьлек якташыбызны соңгы юлга озатырга йөзләгән кеше, район Советы һәм башкарма комитеты, Аксубай бистәсе, дин әһелләре, хәрби комиссариат вәкилләре, дуслары, сыйныфташлары, Казан югары танк команда училищесы вәкилләре, Лубян урман-техник көллияте җитәкчелеге һәм студентлары килде. 

Район башлыгы Камил Гилманов туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. 

– Руслан – Ватаныбызның чын герое, батырлык, каһарманлык һәм намус, хәрби антка һәм бурычка тугрылык үрнәге. Ул беркайчан да чит кеше артына качмый. Кечкенәдән нык, көчле, батыр булып үсә, көрәш белән мавыга. Һәрвакыт үз иптәшләрен яклый, ярдәм кулы суза, – дип билгеләп үтте саубуллашканда Камил Гилманов. 

Район башлыгы һәлак булган диңгез пехотачысының әти-әнисе – Евгения Юрьевна һәм Рамил Рафаил улы Садыйковларга берет һәм Россия әләмен тапшырды. 

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республика җитәкчелеге исеменнән гаиләгә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. 

Равил Әфрәим улы Лубян урман-техник көллиятен тәмамлау буенча диплом тапшырганда, Руслан Садыйков укуны 2021 елның июнендә тәмамлаган, егеттән алдагы планнары турында сорагач, ул башта хезмәт итәргә барачагын әйтә. 

Лубян урман-техник көллиятен тәмамлау турындагы дипломны Руслан Садыйковка 2021 елның 29 июнендә Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тапшырган. 

– Безнең сугышчылар хәзерге буын өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә имин киләчәк булдыру буенча изге бурычларын үтиләр. Солдатлар һәм офицерлар арасында Татарстан Республикасында тәрбияләнүчеләр дә бар һәм алар Ватанга һәм халыкка хезмәт итү юлын сайлап, батырлык үрнәге күрсәтәләр. Алар еш кына үз гомерләре бәрабәренә бу дөньяны саклап, үз-үзләрен корбан итәләр, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – 12 апрель көнне Мариуполь шәһәрендә хәрби бурычны үтәгәндә безнең иптәшебез һәлак булды. Садыйков Руслан Рамил улы Россия Федерациясе дәүләт бүләгенә – Батырлык орденына тәкъдим ителде. 

– Руслан булган хәрби хезмәткәрләр төркеме Мариуполь шәһәрендә яшәүче тыныч халыкны ут эченнән алып чыгарга омтылып, милләтчеләр һөҗүменә дучар була. Чигенергә омтылганда Руслан һәм аның хезмәттәше үз иптәшләрен һөҗүм утыннан капларга кала. Нәтиҗәдә, Руслан һәлак була, аның иптәше госпитальдә, – дип сөйләде өлкән матросның батырлык гамәлләре турында Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Сергей Иванов. 

РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы җитәкчелеге исеменнән һәлак булган сугышчының гаиләсенә генерал-майор Анатолий Молоствов кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. 

Оркестр уйнавы астында өлкән матрос Руслан Садыйковны соңгы юлга озаттылар. 

Руслан Рамил улы Садыйков 2001 елның 8 ноябрендә туган. 3 нче Аксубай урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлый. Билбау көрәше, самбо, дзюдо белән мавыккан, район, республика ярышларында күп тапкырлар җиңүче һәм призер булган. Әти-әнисе – Евгения Юрьевна һәм Рамил Рафаил улы кебек үк Лубян урман-техник көллиятенә укырга керә һәм аны тәмамлый. Диплом алганнан соң, 2021 елның июлендә контракт буенча хәрби хезмәткә алына һәм Севастополь шәһәренең хәрби частендә хезмәт итә. Өлкән матрос Садыйков хәрби хезмәтне диңгез пехотасында үтә. Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак була. Батыр сугышчы Россия Федерациясе дәүләт бүләгенә – Батырлык орденына тәкъдим ителгән. 

– Руслан бик тыныч, мәрхәмәтле малай иде, үз яше өчен бик акыллы булды. Конфликтсыз, оялчан иде, һәрчак елмая иде. Ярдәмгә килергә әзер иде, спортны бик яратты, – дип сөйләде Русланның башлангыч сыйныфта белем биргән укытучысы Венера Романова. 

“Дельфин” йөзү бассейнын ачу, 2015 елның 8 июле. Руслан Садыйков беренче рәттә, сулдан. 

– Татарстан Республикасы беренчелегендә Руслан Садыйков билбау көрәше, дзюдо буенча берничә тапкыр призлы урыннар яулады. Призерлар өчлегенә ышанычлы керде. Лаеклы көрәш күрсәтте. Башка балалар көрәш алдыннан борчылса, үзләренә урын таба алмаса, Руслан исә һәрвакыт тыныч була иде. Иптәшләрен дә һәрчак дәртләндерде. Һәр хәрәкәт, һәр ыргылыш аның тарафыннан сыналган иде, – дип уртаклашты Русланның тренеры Александр Скворцов. 

Район башлыгы Камил Гилманов Руслан Садыйковка 2016 елда билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык турнирында икенче урын өчен бүләк тапшырды. 

–Руслан безнең күз алдыбызда үсте, бик тәртипле гаилә, Садыйковларның өч улы да, әти-әниләре кебек, тәрбияле, ачык йөзле, хезмәт сөючән, акыллы. Ул гаиләдә өлкәне һәм әти-әнисенең беренче ярдәмчесе иде, – дип сөйләде Садыйковларның күршесе Вера Логинова.


Нет комментариев