Аксубайда тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Соңгы яңалыклар

Аксубайда тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Аксубайда яшәүче Ольга Котанкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Бакиров юбилярга чәчәкләр һәм бүләк тапшырды. Телефон аша юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев та котлады, ул әбекәйгә сәламәтлек, пандемия чорында үзен саклавын теләде, 95 яшьлек юбилеена шәхсән үзе киләчәгенә ышандырды.

Аксубайда яшәүчеләр ачык йөзле, игелекле Ольга Николаевнаны яхшы беләләр. Ул бүген дә тормыштан канәгать, сәламәтлегенә зарланмый. Чөнки аны тормыш авырлыклары чыныктырган.
–Кечкенәдән әни үзе белән кырга алып бара иде. Ул башка хатын-кызлар белән урак урды, ә без көлтә бәйләдек, утауда эшләдек. Ун яшемнән эшли башладым, бөтен авыр эшне башкардык. Сыерыбыз бар иде, ул безне ачлыктан коткарды. Безнең буын барысын да күрде, – дип сөйли юбиляр.

Абыйсы сугыштан кайткач, сеңлесе турында кайгырта, Ольга башта клубта, аннары хәрби комиссариатта җыештыручы булып эшли. Авырлыклар артта калган кебек була. Тик кисәктән 28 яшендә апасы Маша үлеп китә. Ольга белән әнисе аның биш яшьлек улын Бохарадан үзләренә тәрбияләргә алып кайталар. Ольга ана мәхәббәтен һәм назын үзенең кызы Лида һәм Сашага тигез бирергә тырыша. Хәзер инде мәрхүм Саша – Александр Трофимов безнең элеккеге хезмәттәшебез, чын журналист иде, редакциядә берничә дистә еллар эшләде. Ә Лидия – лаеклы ялда, Чаллы хастаханәләренең берсендә буфетта эшли.

Юбилейга ул алдан ук кайткан, әнисе өчен оныгының фотолары һәм дусларының котлаулары белән стена газетасы ясаган. Ольга Николаевна кышын кызы янында еш кунакта була, анда кызының дуслары, күршеләре белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан. Шулай итеп, юбиляр күп санлы котлаулар алды. Тортта шәмнәр кабынды. Ольга Николаевна, аларны өреп сүндергәндә, кызы, оныклары Андрей, Владимир һәм Ирина гаиләләре өчен сәламәтлек, аларның уңышларына тагын да сөенергә һәм үз фатирында каршы алырга язсын, дип теләде.

Юбиляр билгеләп үткәнчә, кызы Лидия һәм оныгы Андрей гел шалтыратып хәлен белешеп торалар. Социаль хезмәткәр дә өйдә ярдәм итә.

– Һәркемгә әни кирәк, олыгая барган саен моны күбрәк аңлыйсың. Быел без әнине үзебезгә кыш чыгарга алып китмәдек, сәламәтлеге турында борчылабыз, – дип уртаклашты юбилярның кызы. – Әнигә сәламәтлек телим. Бүген теләгән теләкләре барысы да чынга ашсын, ул тагын да зуррак уңышларга лаек.


Нет комментариев