Район башлыгы Камил Гилманов Аксубай районы Территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары белән очрашты.
Яңа ел алдыннан ул Территориаль сайлау комиссиясенең барлык дәрәҗәдәге әгъзаларына ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде.
– Сезнең күпләрегездән башка районның сайлау комиссиясе эшен күз алдына да китереп булмый – сез барыгыз да җаваплы, башкаручан кешеләр. Күпләрегез бер генә срок эшләмәде, – дип билгеләп үтте.
Ул районда сайлау комиссияләре буенча эшчәнлеккә үз өлешен керткән Шәүкәт Нургалиевны, Надежда Соснованы һәм Рәис Галиевны аерым билгеләп үтте.
Комиссиянең элеккеге әгъзалары Надежда Соснова һәм Василий Кононов комиссия составыннан чыкты, алар барлык дәрәҗәдәге сайлауларны оештыру һәм үткәрү буенча йөкләнгән бурычларны профессиональ һәм гадел башкарган өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр. Район башлыгы һәм Территориаль сайлау комиссиясе сайлау комиссиясенең яңа әгъзаларын тәкъдим итте.
Нет комментариев