«Аксубай»да терлек азыгы әзерләү тоткарлыкларсыз бара
«Аксубай» АФ басуларында терлек азыгы әзерләү югары темпта бара.
Бу хуҗалыкта күпьеллык культуралар 2300 гектардан артык мәйдан били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә 470 гектардан артык (гомуми күләмнең 20 проценты) мәйдан чаптырылган, 1400 тоннадан артык сенаж салынган.
Бу көннәрдә «Смена» бүлегендә терлек азыгы әзерләүдә механизатор Александр Яманов тынгысыз хезмәт куя. Үз агрегатында ул күпьеллык үләннәрне чаптыра. Михаил Крестин «Ягуар»да теземнәрне җыю, ваклау һәм автомобильләр әрҗәсенә төяү эшләрен башкара. Терлек азыгы әзерләү звеносы бер генә минутны да сарыф итмичә, туктаусыз эшли. Терлек азыгы җитештерүчеләр көн саен 70 гектардан артык мәйданнан күпьеллык үләннәрне чаптырып, 300 тоннага кадәр сенаж салалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев