Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда “Шифалы баян” проекты уңышлы тормышка ашырыла

“Аксубай егетләре” баянчылар ансамбле “Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләрне даими концертлар биреп сөендереп тора.

Аксубайда “Шифалы баян” проекты эшли. Проект Наилә Крайнова җитәкчелегендәге “Аксубай егетләре” баянчылар ансамбле катнашучылары ярдәмендә тормышка ашырыла.

Балалар “Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт алучыларын беренче тапкыр гына күңелле концерт программасы белән куандырмыйлар. Ансамбльдә катнашучылар төрле музыкаль композицияләр башкара: вальс, полька, марш, халык көйләре.

Комплекслы үзәк ял итүчеләре мондый игътибарга шат булуларын таныйлар һәм вакытны күңелле итеп уздырулары өчен ихластан рәхмәт белдерәләр. Үзәк хезмәткәрләре “Аксубай егетләре” ансамбле концертларыннан соң ял итүчеләрнең физик һәм эмоциональ хәле яхшыра, диләр.

 

Фото: “Нежность” ХСХК үзәге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев