Аксубайда шашка буенча яңа ел турниры узды
Интеллектуаль ярышта районның белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты.
Яшьләр үзәгендә шашка буенча район шәхси-команда беренчелеге үтте, анда 2004 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар катнашты. Ярышның баш хөкемдары – шахмат-шашка клубы җитәкчесе, 2нче Аксубай мәктәбе укытучысы Геннадий Горбунов.
Малайлар арасында Данила Маклаков (2нче Аксубай мәктәбе) җиңүче булды. Икенче урында – Илья Альдиванов (3нче Аксубай мәктәбе), өченче урында – Илсаф Даутов (2нче Аксубай мәктәбе). Моннан тыш, кызлар да шашка уйнады. Алар арасында шулай ук һәвәскәрләр дә, профессиональ уенчылар да бар иде. Яңа ел турнирында Юлия Борисова (2нче Аксубай урта мәктәбе) – беренче, Камилла Әхмәтҗанова (2нче Аксубай урта мәктәбе) – икенче, Дарья Князькова (3нче Аксубай урта мәктәбе) һәм Зәлинә Билалова (2нче Аксубай урта мәктәбе) өченче урынны яуладылар.
Гомумкоманда зачетында җиңүне 2 нче Аксубай мәктәбе яулады (тренеры Геннадий Горбунов). Икенче урында – 3 нче Аксубай мәктәбе командасы (тренеры Геннадий Горбунов). Мактау пьедесталының өченче баскычына бер үк санда очко җыйган ике команда – Аксубайның 1нче мәктәбе (тренеры Евгений Башкиров) һәм Савгач мәктәбе (тренеры Анатолий Охотников) күтәрелде.
Җиңүчеләр һәм призерлар яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Җиңүче командага турнир кубогы тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев