Аксубайда сайлау участокларында грипптан вакцинация оештырылган
Аксубай районының сайлау участокларында үз гражданлык бурычын гына үтәп калмыйча, гриппка каршы вакцинация ясатырга да була.
Аксубай район үзәк хастаханәсенең поликлиника бүлеге Алина Маланчева хәбәр иткәнчә, вакцинацияләү шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең 4 сайлау участогында оештырылачак.
– Без халыкка бу мөмкинчелектән баш тартмаска һәм гражданлык бурычын үтәүне сәламәтлек турында кайгырту белән берләштерергә киңәш итәбез, – ди доктор.
Аксубайның 3 нче мәктәбендә урнашкан 570 нче номерлы сайлау участогында прививка ясауга бүгеннән үк керештеләр, калган сайлау участокларында - Аксубайның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә һәм Аксубай техникумында вакцинация ясау 13 сентябрьдә иртәнге сәгать 8:00 дән кичке 20:00 сәгатькәчә оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев