Аксубайда сайлау участогында ТР мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие ярдәмчесе Равил Зөфәров тавыш бирде
Аксубайда тавыш бирүнең беренче көнендә Территориаль комиссия мәгълүматлары буенча сайлаучыларның гомуми саныннан 32 проценты тавыш биргән.
Район халкы активлык күрсәтә. Бүген иртән 570 нче номерлы сайлау участогында ТР МДН мөфтие ярдәмчесе, Көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров тавыш бирде.
– Мин безнең матур киләчәгебез өчен, барысы да халык өчен эшләсен, барысы да әйбәт булсын өчен тавыш бирдем, – дип фикерләре белән уртаклашты ул сайлау участогыннан чыкканда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев