Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда «Россия чаңгы юллары - 2022» чаңгы йөгереше узды

Массакүләм чаңгы ярышында район үзәгеннән генә дә 1369 кеше катнашты.

«Россия чаңгы юллары - 2022» һәм «Татарстан чаңгы юллары - 2022» ачылу тантанасында район башлыгы Камил Гилманов катнашты. Ул спортчыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. 

– Спорт сәламәтлекне ныгыта. Сәламәт һәм актив яшәү рәвеше алып бару бик мөһим. Бүген өлкәннәрнең дә, балаларның да, гаиләләр белән дә катнашу бик әйбәт, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – Барыгызны да спорт бәйрәме белән котлыйм. Барыгызга да яхшы ял, чаңгы юлын җиңел һәм җилдәй җитез йөгереп узуыгызны һәм, әлбәттә, сәламәтлек телим! 

Иртәнге сәгать 10да стартка профессиональ чаңгычылар да, һәвәскәрләр дә басты. Бер һәм 1,5 километр араны төрле яшьтәге меңнән артык катнашучы үтте. Оешма-предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр, укучылар һәм район үзәгенең башка кешеләре өчен аерым стартлар оештырылды. Ярышта җиңүчеләргә грамоталар, истәлекле медальләр тапшырылды. 

Район үзәге халкы һәм кунаклары өчен чаңгы базасы мәйданчыгында кыр кухнясы эшләде. Аксубай универсаль технологияләр техникумы барлык кешене ботка һәм тәмле камыр ризыклары белән сыйлады. Биредә үк чаңгы ярышлары белән беррәттән төрле спорт уеннары да уздырылды. 

Массакүләм йөгерешләр шулай ук авыл җирлекләрендә дә узды. Стартка ике меңнән артык кеше чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев