Илдәге эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Россия Президенты эш киңәшмәсендә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорны рәсми рәвештә эшләми торган эш көннәре дип игълан итте.
Пенсия фондының клиентлар хезмәте 1, 2 һәм 3 ноябрь көннәрендә элеккеге режимда эшләячәк. Әмма алдан язылу буенча гына. Шуңа күрә кабул итүгә алдан ук гражданинның шәхси кабинеты аша яки контакт-үзәгенең 8-800-6-000-000 телефоны буенча язылырга кирәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә хезмәтләрне өйдән чыкмыйча гына онлайн да алырга мөмкин.
Пенсияне почта бүлекләре аша алучыларга пенсияләрне ял көненә туры килгән эш көнендә китерәчәкләр. Түләүләрне кредит учреждениеләре аша күчерү һәм илтеп бирү хезмәтләре аша тапшыру графигы элеккечә кала.
Нет комментариев