Аксубайда мобиль рейдлар җәяүлегә әйләнде
Соңгы яңалыклар

Аксубайда мобиль рейдлар җәяүлегә әйләнде

Озакка сузылган үзизоляция һәркем өчен дә газаплы. Кешеләрне, бигрәк тә яхшы һава торышында, өйдә калдыру мөмкин түгел.

Аксубай урамнарында да кешеләр күбрәк йөри башлады. Көн саен рейдка чыккан полиция патрульләре хәлне тотрыклы итеп бетерә алмый.

Кичәгедән бистә урамнарына рейдларга җәяүле патрульләр чыкты – алар һәр урамны һәм тыкрыкны, һәр сәүдә ноктасын тикшерергә ниятли. Полициянең зур көчләре һәм чаралары Гражданнарның үзизоляция режимын контрольдә тотуга полициянең зур көче һәм чаралары җәлеп ителгән.

– Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан үз-үзеңне чикләү режимы кертелгәннән бирле полиция патрульләре оештырабыз. Көн саен полиция хезмәткәрләре хокук саклау сагында гына түгел, гражданнарның саулыгы сагында да тора, – дип шәрехләде полиция башлыгы урынбасары Владимир Семенов. – Үзизоляция кагыйдәләрен бозучыларга 104 беркетмә төзелгән инде, бу исемлекне алга таба да тулыландырмасак, гаилә бюджетына зыян китермәсәк иде. Өйдә калырга һәм штрафтан гына түгел, дарулардан да акчаны янга калдыру күпкә куркынычсызрактыр, бәлки.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, полицейскийлар үз вазыйфаларын гына башкарып калмыйлар, бу этапта алар көчәйтелгән режимда эшли. Параллель рәвештә үзләренең көндәлек бурычларын да башкаралар. Әлбәттә, хезмәткәрләргә йөкләнеш бик зур.

Әлбәттә инде, яхшы һава торышында урамда җәяү йөрисе дә килә, яшь әниләр балалары белән эскәмияләрдә утыралар, үсмерләр спорт мәйданчыкларына тартыла, кешеләргә аралашу кирәк. Әмма, үз-үзеңне читләштерү режимын беркем дә гамәлдән чыгармады.

Хәтта саф һава суларга чыгарга да өй янында гына рөхсәт ителә, күршеләр белән дә социаль дистанцияне үтәп аралашу сорала.

Көн саен Аксубай район суды үзизоляция кагыйдәләрен бозучыларга карата ачылган берничә административ эшне карый. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы булган территориядә югары әзерлек режимы кертелгәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен кисәтү дә, 1000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза да кулланыла.

Табиблар шәрехләгәнчә, Татарстанда коронавирус буенча авыручылар санының эпидчиге җитмәгән әле. Полиция постлары да үзизоляция режимын бозучы кешеләрне җәзага тарту өчен түгел, ә Аксубай районы территориясендә коронавирус инфекциясенең алга таба таралуын булдырмау өчен тора.

Хәер, үзләре әйтүенчә, һәр граждан артыннан күзәтеп бетереп булмый, һәркем үзе өчен үзе сайларга тиеш: өйдә калыргамы яисә көннәрне хастахәнә ятагында үткәрергәме. Өстәвенә, Татарстанда авыручылар саны көн саен арта бара.


Нет комментариев