Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим» бәйгесе җиңүчесен билгеләделәр

Һөнәри осталык буенча иҗади ярышта район балалар бакчаларыннан рус телле җиде тәрбияче катнашты.

Ел саен мәктәпкәчә белем бирү педагогларының хезмәт абруен күтәрү, аларның иҗади инициативасын үстерү максатларында районда «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим» бәйгесе үткәрелә. Ул ике этапта уза – читтән торып һәм йомгаклау.

Быел беренче этапта җиде педагог катнашты. Бәйсез экспертларга алар «Мин һәм минем тәрбияләнүчеләрем татарча сөйләшәбез» дигән темага видеороликлар тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәләр буенча финалга бары дүрт конкурсант кына узды. Аларга татар телен үзләштергән һәм аны үз эшендә кулланган иң яхшы тәрбияче исеме өчен көрәшергә туры килде.

erid: 2Vtzqw6pLty

Бәйгенең һәр этабында педагоглар һөнәри осталыкларын, методик компетентлылыкны, гомуми культураны, балаларны кызыксындыра белүне һәм иҗатны, татар телен белү осталыкларын күрсәттеләр. Визит карточкасында катнашучылар үзләре, һөнәрдә нәрсәгә ирешүләре турында сөйләделәр. «Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез» уен-викторинада эрудиция күрсәттеләр. «Ирекле микрофонда» конкурсантлар татарча җырладылар да, биеделәр дә, шигырь дә сөйләделәр. Чөнки, билгеле булганча, педагог иҗади фантазиягә дә ия булырга тиеш. Бәйгенең «Мин сине кызыклы уенга өйрәтәчәкмен» дигән икенче этабы да катнашучылар өчен кыен булмады. Анда уенны тәкъдим итәргә кирәк иде.

Барлык бәйге сынаулары нәтиҗәләре буенча «Радуга» балалар бакчасының музыка җитәкчесе Александр Шуркин иң күп балл җыйды. Икенче урынны – «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Коновалова, өченче урынны «Буратино» балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Людмила Мясникова яуладылар. «Йөрәгемне балаларга бирәм» дигән махсус номинациясе белән «Колобок» балалар бакчасы тәрбиячесе Евгения Ендерюкова билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев