Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда машина-трактор станциясе булган

Туган якны өйрәнүчеләр Надежда Петрова һәм Владимир Чураковның «Аксубай районының юкка чыккан авыллары» китабында Аксубай МТСы турында кызыклы мәгълүматлар бар.

Аксубайлыларның яшь буыны, яшь совет илендә колхозлар оешуы турындагы тарихи фильмнарда күрсәтелгәнчә, район территориясендә МТСлар эшләгәне турында белмәскә дә мөмкин. СССРда күмәкләшү елларында бөтен җирдә барлыкка килгән МТСлар колхозларның оешуында һәм ныгуында әһәмиятле роль уйнаган.

Аксубай МТСына 1932 елда нигез салына. Авторлар аның Аксубай авылы чикләрендә (элеккеге Аксубай СХТ территориясе) урнашканлыгы турында сөйлиләр.

Узган гасырның утызынчы елларында Аксубайның нинди булуын күз алдына да китерүе кыен. Китапта бәян ителгән материаллар буенча, ул кешеләр эшләгән һәм яшәгән бистәне күз алыднда тота. Монда кирпечтән остаханә, авыл хуҗалыгы машиналары өчен складлар, унбер фатирлы биш торак йорт, клуб, ашханә, контора төзелгән, радио һәм электр уты үткәрелгән була.

Нигез салу моментыннан алып ул Аксубай авыл Советы составында булган. МТС, трактор бригадалары көче белән, колхозларда механикалаштырылган эшләрнең бөтен комплексын башкара. Бу МТС белән күпме кеше язмышы, тормышы бәйле. Ветераннар истәлекләре буенча, бу тракторлар һәм машиналарда эшләү шартларын бүгенге көн белән чагыштырырлык түгел. Шуңа да карамастан, кешеләр фидакарь хезмәт куйганнар, югары күрсәткечләргә омтылганнар. 1958 елда МТС үзгәртеп корыла, ул вакытка бистә чикләре Аксубай авылы белән кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев