Аксубайда һәлак булган гаиләнең туганнары җирләүне оештыруда ярдәм сорый
Аксубайда һәлак булган Лодоркиннар гаиләсе турындагы фаҗигале хәбәр районда гына түгел, Татарстанда да яшен тизлегедәй таралды.
Кичә кич шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Мазилин урамында үз фатирларында дүрт кешенең: ирле -хатынлы – 57 яшьлек хатын-кыз һәм 50 яшьлек ир-ат һәм аларның ике балигъ булган инвалид баласының гәүдәләре табылды. Гаилә ис газы белән агуланган дип фаразлана.
Бүген безнең редакциягә мәрхүмнәрнең туганнары җирләүне оештыруда финанс ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Барлык битараф булмаган, ярдәм итәргә теләгән кешеләр акчаны кызлары – Александра Викторовна Анашкинаның Ак Барс банкы картасына 2200 5301 3054 9876 күчерә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев