Аксубайның яңа микрорайонында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан меңгә якын үсенте утыртылды.
Яңа бакчага "Хәтер бакчасы" Халыкара акциясе кысаларында нигез салынды, ул Севастопольдән алып Владивостокка кадәр барлык россиялеләрнең хәтерен мәңгеләштерү буенча бердәм омтылышында берләшәчәк, ә аннары Берлин һәм Нормандиягә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар – "Җиңү волонтерлары" хәрәкәте Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 миллион совет сугышчысы истәлегенә 27 миллион төп агач утыртырга карар кылган.
– Без фронтта һәм тылда Җиңүне якынайткан якташларыбызны искә алабыз. Без быелгы язда үзизоляция режимы кертелү сәбәпле, сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәтебезне тулысынча бирә алмыйбыз. Шуңа да карамастан, без һәлак булган һәм бүгенге көндә исән булган ветераннарның бөек батырлыгы алдында баш иябез. Бүген нигез салынган әлеге бакча һәлак булучыларга үзенә күрә бер тере һәйкәл булсын, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов.
“Хәтер бакчасы”н “Кояшкай” балалар бакчасы артындагы Төзүчеләр урамында булдырдылар. Биредә 1000 төпкә якын слива, чия, пирамидаль тирәк, акция, корычагач, чыршы үсентесе утырттылар.
Нет комментариев