Кичә башланган буран Аксубай районын да читләтеп узмады.
Төн эчендә буран район үзәге урамнарын да, тыкрыкларны да карга күмде.
Аксубайда кар стихиясе белән көрәшкә иртәнге сәгать өчтән үк 7 берәмлек техника чыкты.
– Халыктан сабырлык күрсәтүләрен сорыйбыз. Бөтен бистәне берьюлы чистартып булмый, техника эшләвен дәвам итә, буран да әле тынмады, – дип шәрехләде шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Бакиров.
Шәһәр тибындагы бистә башкарма комитетында кар чистарту буенча кайнар линия ачылды. Тел.: 2-75-82.
Нет комментариев